История деревни Кулле Кими



Үткәрде: 2 квалификацион категорияле укытучы

Гайнетдинвова Фәридә Тәлгать кызы

Email: farida6767@yandex.ru

Күлле Киме тарихы

Күлле Киме авылы район үзәге Олы Әтнә авылыннан – 15, Казан шәһәреннән 86 чакрым ераклыкта урнашкан.

Археологлар Күлле Киме авылы янында ХVI – XVII йөзләргә мөнәсәбәтле зират табалар.

ХVIII йөздә Күлле Киме авылында 147 ясаклы татар һәм 2 керәшен татары яшәгәнлеге мәгълүм.А.Артемьев Күлле Киме авылы турында түбәндәге мәгълүматларны китерә: “Үртәм суы янындагы бу авылда 148 хуҗалыкта 467 ир-ат һәм 504 хатын-кыз көн иткән һәм анда бер мәчет булган”.1898 елгы китапта Күлле Кимедә татарлар яши дип әйтелә.Н.Б.Борһанова мәгълүматларына караганда, Күлле Киме авылы халкы, күршедәге Күәм, Әйшияз, Казак Үртәме, Җилгелде, Бактачы, Каенсар авыллары белән бергәләшеп, июнь аеның беренче атнасында Калатау җыены үткәргән.

Авыллар оешу тарихын өйрәнү өчен, шәҗәрәләрнең әһәмияте бик зур. “Күлле Киме нәсел шәҗәрәсе” дип аталган шәҗәрәгә караганда, Бөерле авылыннан өч бертуган чыгып, өчесе өч авылга нигез салган:Айтуган – Каенсарга, Көнтуган – Ары авылына Иртуган Күлле Киме авылына төп баба булганнар.

Олылар сөйләве буенча, авыл башта ялгыз карама үсеп утырган җирдә, ягъни Иске зират дип өйртелгән урында урнашкан була.Көннәрдән бер көнне Бөерле дигән татар авылыннан өч бер туган егет (югарыда әйтелгән: Айтуган, Көнтуган, Иртуган) авылының иске урынына, ягъни урман, су буендагы каравылчы мари йортына килеп чыкканнар. Йорт хуҗасы мари аларны күреп шулкадәр курыккан ки, хәтта өеннән чыгып йөгергәндә аягына кия торган итеген дә оныткан.Бераздан туктап хәл алгач, итеге юклыгын абайлаган һәм яңадан килеп татар егетләреннән “кимем пу” дип сораган. “Кимем, кимем” дип, итеген бирүләрен ялварган. Бу егетләр марига итеген биргәннәрдерме, юкмы – билгесез.Әмма шуннан соң алар үзләре урнашкан урынны Киме дип атаганнар.Тирә-юньдә су һәм күлләр күп булнанлыктан , соңыннан “күлле” сүзен дә өстәп, бу урынны Күлле Киме дип йөртә башлаганнар, ди…

Өч ир- туган бер урында озак тора алмаган.Иң өлкәне Иртуган Күлле Кимедә яшәп калган.Айтуган исемлесе елга-суның аргы ягына чыгып, үзенә төпләнү өчен каенлыкны сайлаган һәм аңа Каенсар исеме биргән.Өченче туганнары Көнтуган арырак киткән һәм Ары дип аталган авылга нигез салган.

Киме халкы беренче килеп урнашкан урынында 300 еллар чамасы яшәгән.Елга- су буендагы җирләр җитми башлагач берничә гаилә хәзерге Киме урынына күченеп килгән.Тора – бара Арслан, Әшер,Җәгъфәр исемле кешеләрнең йорт – алачыклары янәшәсенә башка гаиләләр дә килеп утыра башлыйлар.

Киме халкы, урманнарны кисә- кисә,чәчү җирләре әзерлән: сука сукалаган, чәчкән, урган, үз көнен үзе күргән.Җирне җан башына аркан белән үлчәп биргәннәр.Мәшкә исемле карт зуррак җир алу максатыннан,кечерәк келәтен Бактачы җиренә илтеп салган һәм җир бирүче(землемер) белән бер сүздә булып, үзенә яхшы җирне эләктереп калган. Шуның өчен бу җир хәзер Мәшкә җире дип йөртелә.

Борынгы бабалар килеп утырганда, авыл янында күлләр күп булса да, вакыт узу белән, аларның берсе дә калмаган.

Авыл урманнан шактый ерак.Авылдан берничә чакрым барганнан соң гына, элеккеге алпавыт урманнары башлана.Бу урманга күрше Марий Эл Республикасында үсә торган катнаш урман килеп тоташа.

Күлле Киме тирә-як авыллар арасында иң зыялы, мәдәниятле авылларның берсе була.Биредә 1913 елда ук Чар өязенең мәгариф бүлеге инспекторы Гыймран Уразов тырышлыгы белән “Башлангыч рус-татар мәктәбе”(Начальная русско-татарская школа)ачыла.Ул вакытта авылда мәдрәсә дә була, анда бары тик ир балалар гына укый.

Күлле Киме мәхәлләсе 1829 елда оешкан.

ХХ гасыр башында 1848елда мәчет ярым җимерелек хәлгә килә.Авыл халкы яңа гыйбадәтханә төзүгә рөхсәт сорап, Казан губерна идарәсенә мөрәҗәгать итә һәм 1908 елның 26 апрелендә ризалык ала.Крестьяннар, төзеләчәк гыйбадәтханәнең проекты раслануын көтеп тормыйча, мәчет төзелешен башлыйлар.Пристав Гладышевның төзелеш эшләрен тоткарлавына карамастан, мәчет төзелә.1909 елның декабрендә губерна идарәсе гаеплеләрне җавапка тартуны таләп итә (мәчет расланмаган проект буенча төзелгән);төзелеш уставында каралганча, гыйбадәтханә 20 сажин аралыктагы тирәлеген чистартырга, корылмалардан арындырырга фәтман бирелә.Әмма бу билгеләнгән вакытта үтәлә алмый, чөнки дүрт гаиләнең йорт-җирен яңа урынга күчерергә туры килә.1910 елның августындагына проект раслана һәм гыйбадәтханә үз вазифаларына керешә.

1863 елның июненнән башлап, илле ел дәвамында, Сибгатулла Фазлулла улы Арсланов(туган елы 1838) имам хатип булып тора.1899 елның августында аңа ярдәмгә, икенче имам сыйфатында, Апанай мәдрәсәсен тәмамлаган Габдрахман Арсланов(туган вакыты – 09.04.1876)билгеләнә. Габдрахман хәзрәт 1916 елның декабрендә ахун дәрәҗәсен алуга ирешә.

Мәхәлләдә 444 кеше исәпләнгән.Мәчет каршында яңа ысул белән 92 ир бала укыган.84 кыз бала Г.Арыановның хатыны Гарифә абыстайдан дәресләр алган.

Күлле Киме авылында татар әдәбиятының классик әсәрләренә әверелгән шигырьләр, поэмалар һәм публицистик хезмәтләр авторы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, шагыйрь Сибгат Хәким (Хәкимов Сибгат Таҗи улы, 19911-1986)дөньга килгән.Шагыйрә Лена Шарыйьҗан(Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 19945)белән аның сеңлесе Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луара(Зөһрә) Шакирҗанова (1950)да Күлле Киме авылында үскәннәр.